«Асылташ» онлайн-мәктәбе
Татар халкының теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы 8-11 сыйныф укучы кызлар өчен бушлай онлайн-мәктәп
Казан шәһәренең 4 нче-гимназия-интернаты тәкъдим итә
2019 нче елдан Казан шәһәренең Киров районындагы
4 нче гимназия-интернат кысаларында «Асылташ» кызлар өчен шәһәр конкурсы уздырыла. Аның максаты - туган телне өйрәнү һәм аңа карата кызыксынуны арттыру, татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, татар кызларын милли тирәлектә тәрбияләү.

Үткәрү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, катнашучыларга татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча белем җитми, шулай ук татар телен белү күнекмәләре дә җитенкерәми.

Кызларны «Асылташ» конкурсына, башка республика олимпиадаларына әзерләү максатыннан, аларның вакытын һәм ресурсларын экономияләү өчен,
без «Асылташ» онлайн-мәктәбен төзергә булдык.
11 юнәлеш
Бушлай
150 укучы
Онлайн
«Асылташ»
Мәктәпнең программасы
«АСЫЛТАШ» ОНЛАЙН-МӘКТӘБЕ
• туган тел - татар теле
• татар әдәбияты
• Татарстан тарихы
• татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате
• заманча милли киенү серләре
• рухи-әхлакый тәрбия
• милли кул эшләрен өйрәнү
• аш-су әзерләү серләре
• сәхнә осталыгы
• татарча IT
Укыту программа юнәлешләр буенча алып барылычак. Алар арасында:

Мәктәбебезнең укытучылары
Айдар Шәйхин
Татар китабы йорты директоры, «Гыйлем» проектың нигез салучысы
Каллиграф, Мимар Синан университеты студенты, Истамбул
Луиза Скипина
LUISA SKIPINA
бутик-ательеның
нигез салучысы
Дина
Гатина-Шафикова
Этнолог,тарихчы
Илдар Гатауллин
Milli Hasite проектының җитәкчесе, Евразиянең этнодизайнерлар ассоциясе әгъзасы
Гүзәл Әхмәтгәрәй
UrbanTatar оешмасының
җитәкчесе
Галиябану Минһаҗи
Zamanalif Wear брендының нигез салучысы, TEDx спикеры
Раил Гатауллин
«Белем.ру» һәм «Татнетны үстерү фонды» оешмаларының директоры
Укытучылар саны артып барачак, безнең яңалыкларны күзәтеп торыгыз!
Мәктәптә уку этаплары
1
Октябрь, 2021
«Асылташ» онлайн-мәктәбе ачылышы һәм онлайн-дәресләр үткәрелүе
2
31.10 - 2.11.2021,
26-28.12.2021
Офлайн форматта
4 нче гимназия-интернат базасында профсмена-интенсив уздыру
3
Декабрь, 2021
«Асылташ» онлайн-мәктәбенең укулары тәмамлануы
4
Март, 2022
«Асылташ» республикакүләм бәйгесен уздыру
Безнең команда
Ризатдинов Алмаз Гаяз улы
Минһаҗева Ләйсән
Садыйк кызы
Едиханов Искәндәр
Җәмил улы
Хәялиев Рушан Рәмис улы
Гыймадиева Гүзәл Илдус кызы
Давыдова Рүзилә Минһәир кызы
Садыйкова Рәмзия
Габидулла кызы
Зыятдинова Ләйсән Һади кызы
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website